Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 яшьлек малай сукыр эчәгенә операциядән соң үлгән

Ульяновск өлкәсенең клиник хастаханәсендә бала үлүе уңаеннан тикшерү бара.

news_top_970_100
9 яшьлек малай сукыр эчәгенә операциядән соң үлгән
"Медицина в Ульяновске" төркемендә бу бала Барыш район хастаханәсенә 10 сентябрьдә үк китерелгән дип язалар. Малайның сукыр эчәген алалар, әмма аның хәле авырая, ул коса башлый, температурасы 39 градустан төшми. Баланы чәршәмбе көнне ашыгыч ярдәм машинасында өлкә хастаханәсенә китерәләр. Җомга төнендә аңа кабат операция ясала. Әмма аны коткарып кала алмыйлар. Өлкә сәламәтлек саклау министрлыгы фаразлавынча, үлем сәбәбе абдоминаль сепсис - ялкынсынган сукыр эчәгеннән канга инфекция эләгү.Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Малайның үлемендә табибларның гаебе бармы-юкмы икәнлеге ачыклана. Аның нәтиҗәләре буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачу-ачмауны хәл итәчәк. Сәламәтлек саклау министры Сергей Панченко баланың якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100