Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек Казан кызы Анапада ял иткәндә һәлак булган

8 яшьлек Казан кызы Анапада ял иткәндә һәлак булган

news_top_970_100
8 яшьлек Казан кызы Анапада ял иткәндә һәлак булган
Анапа шәһәрендәге курортта Crazy Dance аттракционында 8 яшьлек бала һәлак булган. Ул бирегә Казаннан килгән. Бу турыда "Анапское Черноморье" басмасына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

8 яшьлек Азалия Анапага әти-әнисе белән Казаннан килгән. Фаҗига якшәмбе, 9 июньдә, була. Казан кызы Джемет пионер лагеренда аттракционнар паркында йөри. Ул Crazy Dance аттракционына утыра. Бер мизгелдә кызның хәле китә. Әти-әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. 

Урынга килгән табиблар берничек тә ярдәм итә алмый, алар баланың үлемен раслый. Башлангыч версия буенча, кыз йөрәк өянәгеннән үлгән. 

Бала үлеме буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100