Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 айлык баланы тәне күгәргәнче кыйнаган һәм мендәр белән томалап җәзалаган бала караучыны хөкем итәләр

Стәрлетамакта бала караучы хатын суд каршына басты.

news_top_970_100
8 айлык баланы тәне күгәргәнче кыйнаган һәм мендәр белән томалап җәзалаган бала караучыны хөкем итәләр

44 яшьлек хатынны Стәрлетамактагы бер гаилә 8 айлык баланы карарга яллаган булган. Бераздан баланың әнисе сабыеның колагы янында күгәргән эз күрә һәм фатирына камера урнаштыра. Видеоязманы карагач, тәрбияченең көн буе баланы кыйнаганы ачыклана. Бала елаган саен ул аңа суга һәм мендәр белән томалый. 

Тикшерүчеләр бу бала караучының тагын бер баланы кыйнаганын ачыклаган. 

Гаепләнүче гаебен өлешчә генә таныган. Хөкем карарын суд чыгарачак, дип хәбәр итә "Башинформ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100