Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 яшьлек малай, мультфильм карагач, зонтик тотып балконнан сикергән

Баланы үзен генә өйдә калдырган ата-анага өч меңгә кадәр штраф түләтүләре ихтимал.

news_top_970_100
5 яшьлек малай, мультфильм карагач, зонтик тотып балконнан сикергән
Коми өлкәсендә 5 яшьлек бала 3 этаж балконыннан зонтик тотып, мультфильмдагыча сикереп төшкән. Бу турыда "Комиинформ" хәбәр итте.

Хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаганча, 2012 елда туган бала өйдә берүзе генә калган. Мультфильм карагач, малай шундагыча кабатлап карарга уйлаган. Бала зонтик алган, балконга чыккан һәм зонтикны ачып, аска сикергән.

Коми буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, балконнан төшкән баланы күреп алган узып баручы кеше тиз арада "ашыгыч ярдәм" чакырган. Табиблар баланы карагач, җитди имгәнүләр булмавын ачыклаган. Бәхеткә, баланы хастаханәгә салу да кирәк булмаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Усть-Вымский районы хезмәткәрләре баланың ата-анасын административ җаваплылыкка тарткан. Әлеге ата-анага карата "Балигъ булмаган баланың ата-анасы йә балигъ булмаган баланы тәрбияләүче башка рәсми вәкилләрнең үз вазифаларын башкармау" маддәсе буенча административ эш материалы тупланган. Бу маддә буенча өч меңгә кадәрге күләмдә штраф түләтү каралган.

Хәзерге заман балалары яратып карый торган "Фиксики" мультфильмында зонтик турында серия бар. Бу мультикта балаларга зонтикның килеп чыгу тарихы, файдалану турында балаларга аңлаешлы тел белән сөйлиләр. Зонтикны тормышта ничек файдаланасын балаларга шушы мультиктан күрсәтеп була.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100