Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 яшьлек кыз әтисе белән бергә машинада тереләй янып үлгән

Җиңел машина ишекләре блокировкаланып калган.

news_top_970_100
5 яшьлек кыз әтисе белән бергә машинада тереләй янып үлгән
Волгоградның Совет районында Daewoo Nexia машинасында 38 яшьлек ир-ат һәм аның 5 яшьлек кызы тереләй янып үлгән. Бу турыда РИА34 агентлыгы хәбәр итте.

25 июльдә кич белән бу ир-ат кызын балалар бакчасыннан алган һәм туганнары янына дачага барырга җыенган, дип сөйләгәннәр агентлыкка төбәк буенча Тикшерү комитетында.

Кичке сигезенче яртылар тирәсендә юлдагы борылыштан узып баручылар яна торган машинаны күреп алган.

Җиңел машина ишекләре блокировкаланып калган. Узып баручы машина йөртүчеләр янгын чолгап алган автомобиль тәрәзәләрен ваткан. Алар салонда ир-ат һәм бала мәетен күреп алган. Бу кешеләрне коткару мөмкинлеге булмаган. Машина салонын тулысынча ялкын чолгап алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100