Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 сыйныф укучысы алтынчы дәрестән соң үлгән

Алтынчы дәрес вакытында баланың күзеннән яшь ага башлаган.

news_top_970_100
5 сыйныф укучысы алтынчы дәрестән соң үлгән
Екатеринбург шәһәрендәге мәктәптә дәресләрдән соң, бишенче сыйныф укучысы үлгән. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

17 сентябрьдә алтынчы дәрес вакытында укытучы бер баланың күзеннән яшь акканын күреп алган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай башы авыртуына зарланган. Аны медпунктка илткәннәр. Шуннан соң "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Табиблар баланы хастаханәгә алып киткән. Ул хастаханәдә үлгән.

Баланың гаиләсе яхшы булган. Ул үзе бар тик "бишле" билгеләренә генә укыган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр укытучыларны һәм медицина хезмәткәрләрен сораштыра. Бала үлеменең сәбәбе суд-медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100