Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьлек хатынның чәче станокка чорналып, башындагы тиресен йолкып төшергән

35 яшьлек хатынның чәче станокка чорналып, башындагы тиресен йолкып төшергән

news_top_970_100
35 яшьлек хатынның чәче станокка чорналып, башындагы тиресен йолкып төшергән
Краснодар хирурглары дөньяда уникаль булган операция ясаган. Алар авыру хатынның баш тиресен тулысынча диярлек яңарткан. Әлегә кадәр мондый катлаулы деффектларны бер тапкыр операция ясап кына төзәтү очраклары булмаган. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

Фаҗига Армавир шәһәрендәге бер производствода була. 35 яшьлек хатын биредә җитди имгәнә. Аның чәч толымын станок механизмына эләгә һәм хатынның баш тиресе - скальпы бөтенләй диярлек куптарылып төшә. Аның баш тиресе арткы яктан кашларына кадәр куба, борын өстеннән, яңакларыннан да бер өлеше өзелеп чыга.

"Авыру хатынның баш сөяге 20гә30 см үлчәмдәге мәйданда тулысынча ачык иде", - дип сөйләгәннәр өлкә клиник хастаханәсендә.

Хатын бик күп кан югалта, травмасы катлаулы була, шулай да аның хәлен стабильләштерәләр. Берничә минут вакыт булган чакта, тиз генә консилиум җыялар. Табиблар шундый зур яраны ничек капларга икәнен киңәшә.

"Проблема шунда - баш сөягенең ялангач калган өлешенә тире күчереп утыртып булмый. Классик юл белән барырга мөмкин, ягъни сөяктә грануляцияләнгән - яңа тукыма үсүен көтәргә була. (Яралар төзәлгәндә тиредә шундый тукымалар үсә.) Шуннан соң инде пластика ясарга булыр иде", - ди хирург.

Дәвалауның бу ысулы кимендә ярты ел дәвам итәргә мөмкин. Тагын бер вариант бар - кан тамырларыннан ясалган аслыкка тире үстерергә була. Бу ысул травмалы, косметик нәтиҗәсе нинди буласы да билгесез.

Пешүләрне дәвалаучы хирург Сергей Богданов революцион метод тәкъдим итә. 

"Ул һәм аның командасы хатынның баш сөягенең өслегеннән җайлап кына 1-1,5 мм калынлыктагы өлешен ала. Шулай итеп алар кан белән тәэмин итә торган катламга чыга. Менә шул катлам өстенә тире күчереп утырталар", - дип сөйлиләр хастаханәдә.

Хатынның маңгаенда, яңакларында, күз кабакларында булган яраларны тиренең бер катламы белән ябалар. Аннары операция ясаган урынга махсус вакуумлы бәйләвеч куялар. 

Операция барлыгы 7 сәгать дәвам иткән. Бер атнадан соң, тиренең уңышлы гына төзәлүен ачыклаганнар. Хәзер бу хатын өенә кайтырга әзерләнә. Дөнья медицинасы өчен бу бик зур алга китеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100