Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

33 яшьлек ир туйдан соң җиде сәгатьтән вафат булган

33 яшьлек ир туйдан соң җиде сәгатьтән вафат булган

news_top_970_100
33 яшьлек ир туйдан соң җиде сәгатьтән вафат булган
Британиянең Нортгемптон (Нортгемптоншир графлыгы) шәһәрендә үпкә яман шешеннән үлеп баручы ир-ат өчен туй тантанасы оештырганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Быел июльдә 33 яшьлек ир-ат хәлсезләнүен сизеп ала, ул бик тиз ябыга башлый. Сентябрь аенда анда үпкә яман шешенең соңгы стадиясе булуы ачыклана.

"Гэри бу турыда белеп алгач, өйләнгән кеше булып үләсе килүен әйтте. Без әле вакыт булыр дип уйлаган идек, тик өметләр акланмады. Узган җомгада безгә аның гомере бик аз калуын әйттеләр һәм туй тантанасы ясарга ярдәм иттеләр. Ул антын әйтә алды, бармагыма балдак кидерде, мине үпте", - дип сөйли мәрхүмнең тол калган хатыны. Хастаханә палатасына туйга 25 ләп кеше җыелган.

Туйдан соң җиде сәгать узгач, кияү егете вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100