Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек ана өч баласын еллар буена вәхшиләрчә газаплаган

25 яшьлек ана өч баласын еллар буена вәхшиләрчә газаплаган

news_top_970_100
25 яшьлек ана өч баласын еллар буена вәхшиләрчә газаплаган

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 25 яшьлек хатын үзенең өч баласын еллар буена кыйнап интектергән, ашатмаган, өйдән куып чыгарган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

1, 6 һәм 7 яшьлек балалар арендага алынган йортта әниләре һәм үги әтиләре белән тора. Полиция мәгълүматы буенча, 2017 елның февраленнән 2019 елның февраленә кадәр балалар коточкыч шартларда яши. Кечкенә генә гаеп өчен дә аларны киемсез-нисез урамга куып чыгаралар, ашатмыйлар һәм кыйныйлар. Балалар бакчага йөрми, ишегалдыннан читкә чыкмыйлар. Сабыйларның нинди газапта яшәгәне турында хәтта туганнары да башына китерә алмаган, диелгән бу хәбәрдә.

«Тикшерү барышында ана кеше бик озак вакыт дәвамында гаебен танымады. Бөтен җаваплылыкны бергә яши торган иренә күчереп маташты. Ләкин тикшерүчеләр ачыклаганча, нәкъ менә ана кеше балаларына карата вәхшиләрчә кыланган. Хәзерге вакытта балаларга опеканы әбиләре рәсмиләштергән. Ул сабыйларны үзенә алырга җыена. 25 яшьлек хатын беркая да чыгып китмәү турында имза куйды»», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре Дарина Горчакова.

«Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны башкармау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хатын белән бергә яши торган ир-ат турында да белешмә җыялар. Ул да балаларны даими рәвештә кыйнамады микән, дип шикләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100