Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек егет шаяртып, яшь хатынын балконнан төшереп җибәргән

21 яшьлек егет шаяртып, яшь хатынын балконнан төшереп җибәргән

news_top_970_100
21 яшьлек егет шаяртып, яшь хатынын балконнан төшереп җибәргән
Июль ае башында Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә 21 яшьлек егетнең шаяртуы аркасында яшь кыз һәлак була. Бу турыда Кузбасс сайты хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үзенең сөйгән кызы, дус егет белән өчәүләп алкоголь эчеп утыра. Бу кыз 1998 елда туган була. Кыз белән егет бергә яши. Табын корып утырганнан соң, егет белән кыз 4нче кат балконына чыга. Алар тәмәке тарта. Егет сөйгәнен күтәреп ала, шуннан соң ул шаяртмакчы була Егет кызны күтәргән килеш, балкон аша аска таба иелә. шул чакта кыз егетнең кулыннан ычкынып, аска төшеп китә. Егет кызны тотып кала алмый.

Балконнан егылып төшкән кәләш имгәнә һәм урында ул һәлак була. Бирегә килгән табиблар аңа ярдәм итәргә өлгерми.

Саксызлык аркасында кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

"Фаҗига июль башында булды. 1998 елда туган мәрхүмә кыз 4 кат балконыннан егылган. Урынга килгән табиблар аңа ярдәм итә алмаган", - дип аңлатканнар Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100