Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кыз йөкле булуын бала табарга 45 минут калгач кына белгән

19 яшьлек кыз йөкле булуын бала табарга 45 минут калгач кына белгән

news_top_970_100
19 яшьлек кыз йөкле булуын бала табарга 45 минут калгач кына белгән

Шотландиянең Глазго шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек кыз үзенең авыры булуын белмичә йөргән. Бала дөньяга килергә 45 минут калгач кына, яшь әни йөкле икәнен аңлаган. Бу турыда The Mirror басмасына сылтама белән «МК» сайты хәбәр итте. 

Эммалуиз Леггэйт исемле 19 яшьлек хатын беренче баласын тапкач, йөклелеккә каршы таблеткалар эчә башлаган. Ул икенче тапкыр бала табарга җыенмаган. 

«Хатынның корсагы бер төн эчендә үскән. Кичке якта эче тигез, абсолют яссы булган. Иртәнге якта хатын зур корсаклы икәнен абайлап алган», диелгән бу хәбәрдә. 

Куркуга калган хатын тиз генә ашыгыч ярдәм чакырган. Шуннан соң ул берничә сәгать эчендә кыз бала тапкан. Аңа Сиара дип исем кушканнар. 

Әлеге гаҗәеп хәлне табиблар да аңлата алмаган. Алар корсактагы бала хатынның аркасына ябышып үскән булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100