Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

180 км/сәг тизлектә барган машинада биш яшь егет үлгән - бәрелү мизгеле видеода

21 яшьлек егет идарә иткән"Лада Приора" асфальт салучы машинага килеп бәрелгән, аның 18 яшьлек дүрт пассажиры һәлак булган.

news_top_970_100
180 км/сәг тизлектә барган машинада биш яшь егет үлгән - бәрелү мизгеле видеода
Тамбов шәһәрендәге Мичуринская һәм Пролетарская урамнары чатында коточкыч юл һәлакәте 22 сентябрьдә иртәнге якта булган. Фаҗигадә биш яшь егет үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

"Лада Приора" арттан куып килүче юл инспекторлары машинасыннан качып барган. Шаһитлар сүзе буенча, бу автомобиль сәгатенә 180 км чамасы тизлек белән килгән. 


Иске автовокзал тирәсендә җиңел машина йөртүчесе идарәне югалткан. Шулай итеп "Лада Приора" асфальт салучы машинага килеп бәрелгән. Бары тик могҗиза белән генә, асфальт салучы эшчеләрнең берсе дә имгәнмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Лада Приора" руле артында утырган егет, тагын өч пассажир егет урында ук һәлак булган. Дүртенче пассажирны хастаханәгә озатканнар. Тик бу егет тә үлгән.


Машина йөртүче егет 21 яшьтә, пассажир егетләр барысы да 18 яшьтә булган.

Якынча версия буенча, егетләр барысы да исерек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100