news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек студент 17 кешене атып үтергән

Студент кешеләрне атып үтергәч, үз-үзенә кул салган.

news_top
18 яшьлек студент 17 кешене атып үтергән
Россия Тикшерү комитеты Керчь политехника көллиятендә 17 кеше һәлак булуын хәбәр итте. Криминалистлар фаҗига урынында булган. Мәетләрне тикшергәннән соң, аларның атып үтерелгән булуы ачыкланган. Бу турыда Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Атыш оештырган кешенең шәхесе ачыкланган. Ул әлеге көллияттә 4 курста укучы 18 яшьлек Владимир Росляков булып чыккан. Аны мәетен бер бүлмәдә тапканнар. Бу кеше үзенә-үзе кул салган дип фаразлыйлар.

Хәзер һәлакәт урынында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт белгечләре бригадалары эшли. 

Моңа кадәр Керьч политехника көллиятендә шартлау булган дигән хәбәр таралган иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар