Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек егет котыру чиреннән үлгән

17 яшьлек егет котыру чиреннән үлгән

news_top_970_100
17 яшьлек егет котыру чиреннән үлгән
Мәскәү өлкәсендә 17 яшьлек егет котыру чиреннән үлгән, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы.

Егет тумышы белән Таҗикстаннан булган, диелә хәбәрдә.

11 июль көнне егетнең кисәк температурасы күтәрелә һәм ул табибка мөрәҗәгать итә. Хастаханәдә егеткә "котыру чире" диагнозы куялар.

Егет үзен бер хайван да тешләмәгәнен әйтә. Табиблар фаразынча, ул котыру чирен Таҗикстанда булганда, ягъни бер ел элек иярткән. Егет, мөгаен, шәрә аягы белән котыру чире белән авырган хайванның төкерегенә баскандыр, дип фаразлана. Вирусның организмга микрочатнаулар аркылы да керергә мөмкин булуы хәбәр ителә.

"Егетне коткарып булмаган. Аны көзән җыера башлаган, аннан соң тамак мускулатурасы эштән чыккан, паралич булган", - диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100