Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек кыз белән 32 яшьлек ир-ат утырган машина текә ярдан елгага төшеп баткан

16 яшьлек кыз белән 32 яшьлек ир-ат утырган машина текә ярдан елгага төшеп баткан

news_top_970_100
16 яшьлек кыз белән 32 яшьлек ир-ат утырган машина текә ярдан елгага төшеп баткан
6 октябрьдә, якшәмбе көнне, Сызрань шәһәрендә 16 яшьлек кыз белән 32 яшьлек ир-ат югала. Ир-ат Грузиядә туган Ушанг Асабашвили була. Аларны соңгы тапкыр икесен бергә Тимирязев паркы янында кичке тугызлар тирәсендә күрәләр. Кыз бала белән егет машинага утырып китә. Шуннан соң аларны туганнары һәм полиция эзли. Алар икесе дә элемтәгә чыкмый. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Яшьләрнең үлеме турында 8 октябрьдә билгеле була. Башлангыч версия буенча, кешеләр утырган ВАЗ-2110 машинасы текә ярдан елгага төшеп киткән. Автомобиль Сызранька елгасында ярдан илле метр чамасы эчтәрәк табыла. Водолазлар елга төбен тикшергән һәм биш метр тирәнлектә яткан машина салонында бер ир-ат һәм кыз бала мәете булуы ачыкланган.

Машинаны елгадан чыгарганда фаҗига урынын экстрен хезмәт вәкилләре чолгап ала. Ике кеше мәетен һәм автомобильне елга буена алып чыгалар. 
 


Мәрхүмнәрнең якыннары бу вакытта елга буенда көтеп тора. Аларның туганнары һәм дусларына автомобиль янына барырга рөхсәт итмиләр. Җинаять эшен тикшерүдә комачаулыклар чыкмасын, дәлилләр югалмасын өчен, бу тирәгә кешеләрне китермиләр.

Мәетләрне хокук саклаучыларга тапшырганнар. Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100