Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек кызлар карт укытучыны бозыклыкта гаепли

Педагог 15 һәм 16 яшьлек кызларны фатирына кунакка чакырган булган.

news_top_970_100
15 яшьлек кызлар карт укытучыны бозыклыкта гаепли

Уфадагы көллиятләрнең берсендә эшләгән 61 яшьлек укытучыга карата «Азгын гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерү комитетына 15 яшьлек студент кызлар гариза белән килгән. Кызлар укытучыны бәйләнә дип гаепләгән.

«Тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүче һәм гариза язучылардан тыш, калган укытучылар һәм студентлардан да сораштырачак. Башка тикшерү гамәлләрен башкарачак», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Агентлыкның хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, педагог 15 һәм 16 яшьлек кызларны үзенә кунакка чакырган. Уку буенча сорауларны карарга кирәк дип әйткән. Студентлар версиясе буенча, фатирда укытучы аларга бәйләнә башлаган, спиртлы эчемлекләр тәкъдим иткән. Көллият укучылары качып котыла алган.

Балигъ булмаган кызларның ата-аналары полициягә мөрәҗәгать иткән.

61 яшьлек укытучыга карата тагын шундый өч гариза кергән. Тикшерүчеләр шуларны да өйрәнә.

Азгынлыкта гаепләнүче укытучы көллияттә эшләвен дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100