Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"100 меңгә сөлек салганнар": Ялган табиблар пенсионерларны алдап, 1 млрд чамасы зыян китергән

"100 меңгә сөлек салганнар": Ялган табиблар пенсионерларны алдап, 1 млрд чамасы зыян китергән

news_top_970_100
"100 меңгә сөлек салганнар": Ялган табиблар пенсионерларны алдап, 1 млрд чамасы зыян китергән
Россия буйлап ышанучан пенсионерларны кредитка дәвалап йөргән мошенниклардан унбер меңгә якын кеше зыян күргән. Җинаятьчеләрнең эш алымнары турында "Московский комсомолец" хәбәр итте. 

“МК” хәбәрчесе ачыклаганча законсыз бизнесны чит ил гражданины оештыра. Беренче ялган клиника 4 ел чамасы элек Ярославльдә барлыкка килә. Ышанучан пенсионерларны һәм пенсия алды яшендәге кешеләрне телефон аша табып, офиска чакыралар. Офиста аларга куркыныч диагноз куялар һәм шунда ук тынычландыралар да. “Без сезне терелтәбез”, диләр. Әгәр авыруның акчасы булмаса, күрше бүлмәдә генә аңа кредит рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Җинаятьчеләрнең эше бик җайлы бара. Тора бара аларның комсызлыгы да арта – Россиянең эре шәһәрләрендә офислар ачып җибәрәләр.

“Беренче тапкыр ике ел чамасы элек шалтыраттылар. Башта мин аларның тәкъдименә ризалашмадым. Ләкин минем умырткалыгымда бүсер бар. Аягымда да басып тора алмый башлаган идем”, - дип сөйләгән Чувашиядән 61 яшьлек Наталья Щербина.

Наталья Щербинага былтыр июльдә клиникадан тагын шалтыратканнар. Пенсионер хатын бу тәкъдимгә ризалашкан. Авыру хатынга клиникада Германиядән кайтарылган кыйммәтле җиһазлар тора дип аңлатканнар. Бу аппаратта түләүсез диагностика узарга тәкъдим иткәннәр. Шуннан соң икенче көнне үк пенсионер хатын клиника бусагасында булган инде - ул мошенникларга капкынына эләккән.

“Мине тикшерделәр. Диагнозымны расладылар. Дәвалану бәясе 67 мең тора дип әйттеләр. Минем андый акчам юк, шунда ук кредит алдым. Бу юньсезләр миңа 7 мең ташлама да ясады әле. Өченче процедурадан соң, дәвалану өчен акча җитми, диделәр. Мин тагын банктан 40 мең кредит алдым. Ләкин сәламәтлегемә файдасы булмады. Җиденче процедурадан соң, чираттагы тапкыр акча беткәч, мин алдануымны аңлап алдым. Җиде процедуралы дәвалау һәм сөлек салдыру миңа йөз меңгә төште. Аннары мине гап-гади шәһәр поликлиникасында аякка бастырдылар”, - дип сөйли алданган пенсионер. 
 
Җинаятьчеләр төркеменә 25 кеше, 11 клиника кергән. Шушы “табиблардан” 11 меңгә якын кеше зыян күргән. Матди зыян 1 млрд сум чамасы тәшкил итә. Чувашия полиция хезмәткәрләре былтыр октябрьдә “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше ача. Җинаятьчеләргә 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. 

Оперативниклар ачыклаганча, бу клиникаларда медицина персоналы бөтенләй булмаган. Лицензия булмаган. Җиһазлар да каян алынганы билгесез. Бөтен “җитди” авыруларны дәвалау өчен массаж, сөлек, тагын шундый сәер процедуралар билгеләгәннәр. Аларның бәясе коточкыч зур булган. Хәтта бер хатынның канын алып, центрифугада кудырып, тез башына кадаганнар.

“Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашия Республикасы, Владимир, Калуга, Рязань, Ярославль өлкәләрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре бергәләп торак биналарда һәм офисларда иллегә якын тентү оештырды. Акчалар, компьютер техникасы, мобиль телефоннар, электрон мәгълүмат йөрткечләр, бухгалтерлык документлары, җинаять эшенә катнашы булырдай башка предметлар табылды һәм алынды”, - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100