Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үземне дә чагалар": Түбән Кама районындагы авылда кешеләр һәм хайваннар агрессив бал кортларыннан интегә

"Үземне дә чагалар": Түбән Кама районындагы авылда кешеләр һәм хайваннар агрессив бал кортларыннан интегә

news_top_970_100
"Үземне дә чагалар": Түбән Кама районындагы авылда кешеләр һәм хайваннар агрессив бал кортларыннан интегә
Түбән Кама районының Прости авылында яшәүче кешеләр агрессив бал кортларыннан зарлана. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

Кайманов урамын биредә яшәүчеләр Бал корты урамы дип атый башлаган. Бу урамнан йөрү куркыныч икән. Биредә кешеләргә һәм хайваннарга умарта кортлары һөҗүм итә.

Володя абзый исемле умартачының 23 баш оясы бар. Менә шундагы бал кортлары котырынган. Алар хәрәкәтләнә торган бар нәрсәгә ташлана. Күрше-күлән Ходайдан ярдәм сорый, аллергиягә каршы препаратлар эчә, дип сөйли канал хәбәрчесе.

Умартачы абзый биек койма куям дип ышандырган булган. Хәзер аның коймасы ветеринария кагыйдәләренә туры килми. Ул бик тәбәнәк һәм бал кортлары асрау нормаларын боза. Умарта тотканда, койма ике метр чамасы биеклектә булырга тиеш. Күршеләр белән чикләр дә сакланмый. Умарталар кеше яши торган йорттан кимендә өч метр ераклыкта булырга тиеш. Ә биредә бар чикләр дә бозылган.

Умартачы койманы көзгә корырга җыена, хәзер исә ул ситуацияне контрольдә тота алмый.

"Быел алар (бал кортлары) агрессив. Ник икәнен дә әйтә алмыйм, үземне дә чагалар. Күчереп урнаштыра алмыйм. Алар 49нчы елдан бирле монда тора. Умарталар монда тора һәм торачак. Әлегә койма куя алмыйм. Пенсиям аз", - дип сөйли умартачы Владимир.

Володя абзый өчен умарта төп табыш чыганагы. Ләкин күрше-күләннең сабырлыгы көзгә кадәр җитмәскә дә мөмкин. Ул чагында умартачыга үзенең кортларының тәртибе өчен судта җавап тотарга туры килүе ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100