Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ундүрт яшьлек малайны компьютердан ток сугып үтергән

Ундүрт яшьлек малайны компьютердан ток сугып үтергән

news_top_970_100
Ундүрт яшьлек малайны компьютердан ток сугып үтергән

Башкортстанда 14 яшьлек үсмер малайны электр тогы сугып үтергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе 14 яшьлек малай үлеме буенча тикшерү эшләрен башлаган. Баланы электр тогы суккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

«19 февральдә бала үз өендә булганда компьютерның система блогына орына. Блок ачык торган. Компьютерга орынган бала һәлак була», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Тикшерүчеләр фаҗига булган урынны караган. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Хәзер баланың туганнарын сораштыралар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100