Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер егет, сөйгән кызын тураклап, туңдыргычта саклаган

22 яшьлек кыз мәетен ел ярым узгач кына тапканнар.

news_top_970_100
Бер егет, сөйгән кызын тураклап, туңдыргычта саклаган

Испаниядә Дарья исемле 22 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бергә яши торган егете бу кызны үтереп, тураклаган һәм мәетне суыткычның туңдыргычында саклаган. Бу турыда El País газетасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кызны бала чагында ук Россиядән алып киткәннәр. Аны Испаниядә яшәүче ир белән хатын тәрбиягә алган булган. 

Дарьяны ел ярым элек Алькала-де-Энерес шәһәрендә үтергәннәр. Бер ел дәвамында кыз элемтәгә чыкмый. 2018 елның декабрендә әлеге кыз югалу турында полициягә хәбәр итәләр. Соңрак Испания полициясе 42 яшьлек ир-атны тоткарлый. Мануэль Морено исемле бу кеше официант булып эшли. Алар Дарья белән ике ел бергә яшәгән булган.

Мануэль эшли торган бар хуҗабикәсе бу вакыйганы белеп, шок хәлендә калган. Аның сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат бер дә вәхши кешегә охшамаган. Ул иңбашына Дарья исеме белән татуировка да ясап куйган. «Бу — минем яраткан кызымның исеме», дип аңлаткан.

Тоткарланган ир-атның өендә тентү вакытында кеше җәсәдләре табыла. Хәзер аның белән судмедэкспертлар эшли. Полиция фаразлаганча, Морено кызны чама белән ел ярым элек үтергән. Мәетне тураклаган һәм туңдыргыч камерасына тутырып куйган.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат сорауларга әлегә җавап бирми, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100