Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әнисен эзләп 1 километр юл узган": Биш яшьлек кыз бакчадан чыгып качкан

"Әнисен эзләп 1 километр юл узган": Биш яшьлек кыз бакчадан чыгып качкан

news_top_970_100
"Әнисен эзләп 1 километр юл узган": Биш яшьлек кыз бакчадан чыгып качкан
Калуга өлкәсендә биш яшьлек кыз балалар бакчасыннан чыгып качкан. Ул әнисен эзләп табарга ниятләгән. Сухиничи шәһәрендәге балалар бакчасына йөри торган сабый 1 километр чамасы юл узган. Аның сәяхәтен Росгвардия хезмәткәрләре бүлгән. Бу турыда Калуга басмасы язды.

Марченко урамыннан елый-елый баручы сабыйны полиция сержантлары Владимир Самородов һәм Василий Шибанов күреп алган. Якын-тирәдә олы кешеләр күренмәгәч, алар сабый янына килгән. Росгвардиячеләр кызны юаткан. Шуннан соң бала бакчадан качып китүен, әнисен эзләп баруын үзе сөйләп биргән.

Качкын кызны полиция бүлекчәсенә китергәннәр.

Эчке эшләр министрлыгының Калуга өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тикшерү бара. Балалар бакчасы хезмәткәрләрен сораштырганнар. Баланың яшәү шартларын тикшерәләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100