Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Әни! Ярдәм итегез!": Ун яшьлек малай, янгыннан котылу өчен, сигезенче каттагы кондиционер өстенә чыгып баскан - видео

“Әни! Ярдәм итегез!": Ун яшьлек малай, янгыннан котылу өчен, сигезенче каттагы кондиционер өстенә чыгып баскан - видео

news_top_970_100
“Әни! Ярдәм итегез!": Ун яшьлек малай, янгыннан котылу өчен, сигезенче каттагы кондиционер өстенә чыгып баскан - видео
29 апрельдә Самара шәһәрендәге күпкатлы йортның 8 катындагы бер фатирда янгын чыккан. 10 яшьлек малай уттан котылу өчен, тәрәзә каршындагы кондиционер блогы өстенә чыгып баскан. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 

Стара-Загора урамындагы фатирда фаҗига булган көнне бала мәктәптән кайта, тәрәзәләрне ача. Үзе башка бүлмәгә кереп, дәрес әзерли. Бу вакытта балконда янгын башлана. Тәрәзәдән тәмәке төпчеге кереп, ут чыгуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә. 

Ялкын балконнан бүлмәгә күчә. Төтен исен сизеп алгач, бала үзе утны сүндермәкче була. Ләкин фатирны төтен баса. Кызганычка каршы, бала чыга торган ишек ачкычларын таба алмый. 

Янгынны күреп алган күршеләр янгын сүндерүчеләргә, баланың ата-анасына хәбәр итә. Малай исә котылу җаен карый һәм тәрәзә каршындагы кондиционер блогы өстенә чыгып баса. Ул янгын сүндерүчеләр килгәнче 8 кат биеклегендә тора.  

Күршеләр бу хәлне видеога төшереп алган. 20 метр чамасы биеклектән бала ярдәм сорап кычкыра. "Авырта! Әни! Ярдәм итегез", дип ялвара ул. Баланың бик каты елап, ачыргаланып кычкарганы ишетелә. 

Астагы кешеләр бала егылса калса дип, җәймә җәяләр. Ләкин мондый биеклектән төшкәндә, җәймәгә дә ышаныч булмый.  Янгын сүндерүчеләр автобаскыч та куллана алмый, чөнки бу урында җир бик йомшак була. Шулай итеп бер юл - подъезд аша фатирга керү кала. 

Коткаручылар махсус киемнәр киеп фатирга кереп китә. Алар бала утырган тәрәзә каршына киләләр. 

"Ул безне күреп алды. Мин малайны ныклап тоттым - сигезенче каттан аска төшереп җибәрмәс өчен тырыштым. Аннары баланы күтәреп бүлмәгә кердем, тиз генә урамга алып чыгып киттем. Малай шок хәлендә иде. Аны табибларга тапшырдым", - дип сөйләгән малайны коткарган янгын сүндерүче Евгений Гуляйкин.  

Шулай итеп, малайны коткарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Аның бераз тәне пешкән булган. Баланы 3 майда хастаханәдән чыгарганнар.

"Минем улым молодец. Ул үзен бездән дә яхшырак тота. Хәзер туганнар һәм дуслар ярдәме белән фатирны чистартабыз. Тәрәзәләр, кухня янып бетте, бөтен җирдә корым. Йорт җиһазлары яраксыз. Әле күршеләргә килгән зыянны да каплыйсы бар", - дип сөйләгән баланың атасы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100