Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Внуково" аэропортында ике самолет бәрелешкән

Бәхеткә, зыян күрүче кешеләр юк.

news_top_970_100
"Внуково" аэропортында ике самолет бәрелешкән

Мәскәүнең «Внуково» аэропортында «Боинг» самолетлары бәрелешкән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Пассажирлар утырган «Боинг» самолеты «Внуково» аэропортына төшеп туктаган. Бу самолет канаты белән икенче «Боинг»ка бәрелгән. Кешеләр зыян күрмәгән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгына аэропорттагы чыганагы сөйләгән.

«Пассажирлар утырган «Боинг-747» самолеты «Внуково»га төшеп туктады. Буксировкалау вакытында әлеге самолет канаты белән «Боинг-767» лайнерының койрыгына бәрелде. «Боинг-767» исә перронда тора иде», — дип сөйләгән чыганак.

Чыганак мәгълүматы буенча, ике самолетта да җимерелүләр бар. Пассажирлар һәм экипаж әгъзалары зыян күрмәгән.

«Вести» каналы әлеге вакыйга урыныннан кадрлар күрсәтте. Azur Air компаниясенең Вoeing 767–300 самолеты һәм «Россия» авиакомпаниясенең Boeing 747–400 самолеты бәрелешкән. Буксировкалау вакытында бортта пассажирлар булмаган. Фотолардан аңлашылганча, Boeing 747 лайнерының канат очы, Вoeing 767 самолетының стабилизаторы җимерелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100