Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаски этләре дүрт яшьлек баланың кулын иңбашыннан чәйнәп өзгән

Хаски этләре дүрт яшьлек баланың кулын иңбашыннан чәйнәп өзгән

news_top_970_100
Хаски этләре дүрт яшьлек баланың кулын иңбашыннан чәйнәп өзгән

Американың Юта штатындагы Лейтон шәһәрендә хаски токымлы ике эт дүрт яшьлек малайның кулын чәйнәп өзгән. Бу турыда The Daily Mail басмасына сылтама белән «Вести» хәбәр итте.

Бала үзе генә өй тирәсендә уйнап йөри. Аның янында өлкәннәр булмый. Күрше йортта койма аша гына Полярный һәм Медведь кушаматлы ике эт яши. Сабый бала кулын койма ярыгыннан гына күршеләрнең бакчасына кертә. Малайның кулында оекбаш та була.

Этләр баланың кулын уенчык дип кабул иткән булуы ихтимал. Хайваннар баланың кулын тешли, йолкый башлый. Бер мизгелдә этләрнең кайсысыдыр баланың кулын өзелерлек итеп тешләп тарта. Шулай итеп сабыйның кулы иңбашының берникадәр өлеше белән бергә өзелеп чыга, диелгән әлеге хәбәрдә.

Малайны вертолет белән хастаханәгә китерәләр. Хәзерге вакытта аның хәле бик катлаулы һәм стабиль.

Этләрне исә ун көнлек карантинга япканнар. Аларда котыру авыру юкмы икәнен ачыклыйлар. Этләрне йоклатып үтерүләре ихтимал. Бу турыда карарны суд кабул итәчәк. Хәзерге вакытта интернетта этләрне йоклатып үтерүгә каршы онлайн петиция бара. 180 меңнән артык кеше баланы имгәткән этләрне үтерүгә каршы имза куйган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100