Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевскида бер ана 14 кат балконында баласын аягыннан асып торган

Ижевскида бер ана 14 кат балконында баласын аягыннан асып торган

news_top_970_100
Ижевскида бер ана 14 кат балконында баласын аягыннан асып торган

Ижевск шәһәрендә 30 яшьлек хатын 6 яшьлек улын вәхшиләрчә «тәрбияләгән». Хатын баласын 14 каттагы балконнан урамга чыгарып асып тоткан. Бала башы белән аска таба эленеп торган. Ана кеше малайны аякларыннан тоткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Алты яшьлек малай әнисе белән бергә яши. Хатынның ун яшьлек олы баласы исә әтисе белән тора. Коточкыч «тәрбия» булган көнне олы малай әнисенә кунакка килә. Ул нәни энесен җәзалаганны күреп тора. Кече малай уенчыкларын җыеп куймаган. Шуның өчен аны үз әнисе 14 кат балконыннан урамга чыгарып асып тоткан.

Бу вакытта олы малай елаган, энесен фатирга алып керергә сораган. Ләкин әни кеше кече улын, башы белән түбән асылынган килеш, берникадәр вакыт тотып торган.

Әлеге вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Хатынга карата җинаять эше ачылган. Алар күрше-күләнне, туганнарын сораштырган. Бу хатын моңа кадәр дә «тәрбия максатыннан» законга сыймаслык гамәлләр кылган булган инде.

Хәзерге вакытта бу мәгълүматны тикшерәләр. Җинаятьтә шикләнелүче хатынга карата стационарда суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100