Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аналыгын тартып, әйләндереп чыгарган": Бала тапкан хатын табиб хатасы аркасында үлгән

"Аналыгын тартып, әйләндереп чыгарган": Бала тапкан хатын табиб хатасы аркасында үлгән

news_top_970_100
"Аналыгын тартып, әйләндереп чыгарган": Бала тапкан хатын табиб хатасы аркасында үлгән
Свердловск өлкәсенең Түбән Серги шәһәре хастаханәсендә, бала тапканнан соң, 22 яшьлек хатын вафат булган. Экспертлар ясаган нәтиҗәдән күренгәнчә, бу хатын акушер-гинекологның хатасы аркасында үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Алиса Т. 2019 елның февраль азагында бала тудыру бүлегендә була. Бала табу процессы нормаль уза. Алисаның кызы туа. Бала туганнан соң, плацента - соңгылык чыкканда кыенлык барлыкка килә. Хатын комага китә, аның каны ага башлый. Табиблар Алисаны коткарырга маташа, ләкин ике көннән соң хатын вафат була. Ул комадан чыкмый.

Мәрхүмәнең туганнары табиблар гаепле булуда шикләнми. Алисаның аналыгын эчке ягы белән әйләндереп чыгаралар. Мондый хәл бала тудыруны тупас һәм дөрес булмаган ысул белән башкарганда гына була. Мәсәлән, табиб плацентаны кисәк кенә тартып алырга тырышканда.

Әлеге хәлдән соң, җинаять эше ачыла. Эшне ярты ел чамасы тикшерәләр. Судмедэскпертиза ясыйлар. Аның нәтиҗәсе буенча, аналык үзеннән-үзе әйләнеп чыкмаган, аны көчләп тартып алганнар. Бу турыда E1.RU сайты хәбәр итә. Суд медиклары исбатлаганча, баланың кендек бавын контрольдә тотмыйча, хаталы итеп тарткалау аналыкны әйләндереп чыгарган.

Район хастаханәсе табиблары соңрак Алисаның әти-әнисе белән аралаша. Алар Алиса бик каты кычкырды, моны барлык этажларда да ишеттеләр, дип сөйли. Юрист Вадим Коротаев сүзләренчә, акушер-гинеколог аналык әйләнеп чыгуны дөрес аңламый. Ул соңгылык аерылып чыга дип уйлый һәм тартуын дәвам итә. Табиб аналыкны плацента дип кабул итә.

Мондый катлаулылык булганда эчке органнар да имгәнә, шул исәптән сидек куыгына, эчәклеккә, кече таз кан тамырларына да зыян килә. Экспертлар сүзләренчә, аналык әйләнеп чыкканда бердәнбер дөрес ысул - анестезия ясап, аналыкны тиз генә урынына урнаштыру.

Алисага дөрес диагнозны Катастрофалар медицинасы табибы килеп җиткәч, 4 сәгать 15 минут узгач кына куялар. Бу табиб Свердловскидан килә. Шуңа кадәр бала тапкан хатынга ярдәм итмиләр, чөнки табиб ни булганын үзе дә аңламый.

Табибның хаталы гамәлләре аркасында Алиса күп итеп кан югалта, шок кичерә, аның йөрәк эшчәнлеге туктала, шуннан соң хатын вафат була.

Хәзерге вакытта акушер-гинекологка гаепләү белдерелгән. Табиб исә үз гаебен танымый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100