Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир югалган хатынын эзли

Чаллыда яшәүче ир югалган хатынын эзли

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир югалган хатынын эзли

Чаллыда яшәүче хатын эшкә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны инде менә берничә тәүлек буена ире эзли. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Шәһәрнең 14 нче комплексында яшәүче Галина П. язмышы турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Аның ире полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын 9 мартта кичке ун тирәсендә эшкә чыгып киткән. Ул тәүлек әйләнәсе эшли торган кибеттә сатучы булып эшли.  Галина эшкә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аның телефоны да сүндерелгән. Ире сүзләренчә, моңа кадәр Галинаның болай югалганы булмаган.

Югалган хатын турында мәгълүматы булган һәркемгә полициягә 02 номеры буенча шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100