Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бензин өчен түләргә теләмәгән ир заправка хезмәткәрен бәрдереп качкан - видео

Бензин өчен түләргә теләмәгән ир заправка хезмәткәрен бәрдереп качкан - видео

news_top_970_100
Бензин өчен түләргә теләмәгән ир заправка хезмәткәрен бәрдереп качкан - видео

Петербургта бензин өчен түләргә теләмичә автозаправка хезмәткәрен бәрдереп качкан "Ауди" автомобилен йөртүче ирне эзлиләр. Бу хакта "Невские новости" яза.

Бу вакыйганы АЗСның күзәтү камерасы төшергән. Заправка станциясе башта кирәк кадәр бензин салып, аннары түләү системасы буенча эшләгән. Газета язган мәгълүмат буенча, ир-ат машинасына бензин сала, аннары түләргә бара, аның бензин өчен түләрлек акчасы булмавы ачыклана. Ул машинасына утыра, заправка хезмәткәре аны туктатыр өчен машинасының каршына чыгып баса. Йөртүче машинаны читкә борып алып китә, әмма арткы бамперы белән АЗС хезмәткәрен бәрдерә. 

Заправка хезмәткәре егыла, авыр тән җәрәхәтләре алмый. Йөртүче белә торып кеше гомеренә куркыныч гамәлләр кылган өчен хөкем ителәчәк.

Шуңа охшаш хәл Мәскәү өлкәсендә дә булган иде. Бензин өчен түләмәгән ир АЗС хезмәткәрен бәрдереп кача. Ул алган тән җәрәхәтләреннән шул ук урында үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100