Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамыннан баручы әбине ике овчарка талап үтергән

Әби белән урамнан баручы ике бабайны да этләр имгәткән.

news_top_970_100
Авыл урамыннан баручы әбине ике овчарка талап үтергән

76 яшьлек әбине овчаркалар талап үтергән. Фаҗига Чувашиянең Первые Вурманкасы авылында узган якшәмбедә булган. Әлеге авылда ике йөзләп кеше яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Авыл урамы буйлап олы яшьтәге ике ир-ат һәм 76 яшьлек хатын-кыз барган. Шул вакытта шәхси участок ягыннан ике эт йөгереп чыккан. Кавказ һәм Урта Азия токымлы ике овчарка кешеләргә ташланган.

Тавышны ишетеп, этләрнең хуҗасы йөгереп чыккан. Ул этләрне куып җибәргән. Ләкин бу вакытта әби җан биргән булган. Мәрхүмә белән баручы ике бабайны исә этләр шактый гына тешләп өлгергән.

Ветеринар киңәше буенча, этләрне кичекмәстән атып үтергәннәр. Имгәнгән ир-атларга ярдәм күрсәткәннәр.

Хокук саклау органнары җинаять эше ачкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты әлеге урыннан видеоны Твиттерда күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100