Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә нинди һава торышы булачак?

Сентябрьдә нинди һава торышы булачак?

news_top_970_100
Сентябрьдә нинди һава торышы булачак?
Идел-Нократ районында һәм Урта Иделдә сентябрь аенда уртача айлык температура  нормада - +10...+12 °С булачак. Явым-төшемнәрнең гадәттәгедән күбрәк, 55-56 мм булуы фаразлана, дип яза "Челнинские известия"газетасы. 

Айның беренче көннәрендә коры һәм җылы һава торышы көтелә. Көнлек температура +23...+28 градус булачак. Беренче декада азагында кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез һава температурасы +15...+20 градус булачак. Ай уртасында салкынча тотрыксыз һава торышы булыр дип фаразлана. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез +11...+16 градус җылы булачак. Айның соңгы ун көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез +8...+13 градус җылы булачак. Төнлә кырау төшәргә мөмкин. 

Өченче декада уртасында бераз яңгырлар явачак һәм шактый җылытачак, көндез +12...+17 градус булачак. Ай ахырында коры һәм җылы һава торышы көтелә, көндезләрен +14...+19 градус җылы булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100