Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә ноябрь ае җылы булачак дип фаразлана

Россиядә ноябрь ае җылы булачак дип фаразлана

news_top_970_100
Россиядә ноябрь ае җылы булачак дип фаразлана
Россиядә ноябрь аенда температура нормадан югары булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина әйтте дип яза lenta.ru сайты.

Паршина әйтүенчә, Мәскәүдә, Вологда, Түбән Новгород, Ленинград, Псков өлкәләрендә һәм Идел буенда гадәттәгедән җылырак булачак. Шулай ук Урал, Ханты-Мансийск округында, Ямалда, Приморьеда, Хабаровск краенда, Магадан өлкәсендә һәм Камчаткада да җылы булачак.

Төньяк регионнарда да җылы һава торышы көтелә. Мурманск һәм Архангельск өлкәсендә, Карелиядә, Комида да һава температурасы нормадан бер градуска җылырак булачак.

Ә Россиянең көньягында, киресенчә, суытачак. Краснодар краенда һәм Кырымның көньяк өлешендә температура түбәнрәк булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100