Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУ белгече Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын әйтте

Алдагы ике көндә тотрыксыз һава торышы сакланачак – көчле яңгырлар, яшен булырга мөмкин, ләкин Татарстанга циклонның бары тик “койрыгы” гына эләгәчәк.

news_top_970_100
КФУ белгече Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачагын әйтте

Алдагы ике көндә – 19 һәм 20 июль көннәрендә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, көчле яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Гидрометүзәк фаразалары буенча, ялларда явым-төшемнәр туктаячак, ә дүшәмбедән коры һәм эссе һава торышы башланачак.

Бу хакта Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, 19-20 июль көннәрендә Татарстан территориясе көнбатыш юнәлешендә хәрәкәт итүче, тирән циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе астында.

“Бу циклон озак вакыт – ике атна – бер урында торды дияргә була, бу шактый сирәк күренеш һәм даими яңгырлар яуды. Аның күчешен Скандинавия антициклоны тоткарлады”, - диде ул.

Алдагы ике көндә һава торышы тотрыксыз булачак – көчле яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Температура нормадан 3-4 градуска югарырак (нольдән 27-28 җылы). Узган ике көн эчендә (17-18 июль) Татарстанда 15 мм явым-төшем булды. Шулай ук, 100 процентка кадәр югары дымлылык күзәтелде.

“Югары температура һәм дымлылык аркасында бөркү һава, - дип сөйләде белгеч. – Ә атмосфера тотрыксыз булган чакта, югары температура өскә менә, күчле болытлар барлыкка килә. Тотрыксыз һава барлыкка килде, шул сәбәпле явым-төшенәр тигезсез тарала. Вакыт һәм урыны белән дә аерыла – бер җирдә бар, икенче җирдә юк.

Юрий Переведенцев фаразлавынча, әлеге циклон “әле үз сүзен әйтәчәк”.

“Көньякта майтарды инде ул – Волгоградны су басты. Хәзер ул көнбатыш юнәлештә, - дип билгеләп үтте белгеч. – Дым күп булу сәбәпле, төп басым Россиянең үзәк өлешенә булачак. Иртәгә дә һава торышы начарланырга мөмкин, ләкин аның безгә “койрыгы” гына эләгәчәк”.

КФУ белгече сөйләгәнчә, шимбә көнне һава торышына Скандинавия антициконлының көньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсир итәчәк, явым-төшемнәр туктаячак. Ә киләсе атна башыннан көндезге температуралар 30 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшемнәр көтелми.

Юрий Переведенцов сүзләренчә, күптән түгел аңа республика халкының сәламәтлеге торышына мониторинг ясаучы табиблар мөрәҗәгать иткән.

“Бу факторлардан тыш, мониторинг үткәрү өчен климатик һәм метеорологик факторларны да җәлеп итәргә кирәк, - дип белдерде КФУ белгече. – Экстремаль табигать күренешләрнеңе кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясаганы турында фәнни хезмәтләрем бар. Бу тикшеренүләр өчен махсус биометеорологик индекслар бар. Шулар аркылы мин уңайлы, тыныч һәм кискен халәт урнашканын фаразлыйм”.

КФУ профессоры белдергәнчә, 2010 елда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да эссе һәм корылык булды, халык арасында үлем очраклары арткан булган. Россиянең европа өлешендә генә дә ике ай эчендә якынча 100 кеше вафат булган. Табиблар һәм метеорологларның тырышлыгын берләштереп, метеорологик факторларны да исәпкә алып, мондый кискен хәлләрне фаразлау мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100