Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан 11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Интертаттан 11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
Интертаттан 11 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
11 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән уртача тиезлектә. Урыны белән 15-17 метр тизлектәге кискен җил исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  +2..+7˚, көндез +4..+9˚ градус.


11 октябрь.
Үсеш алучы ай.

Яшелчә бакчысы
Бакча җиләген чыршы ботаклары белән капларга була. Сөенчек суганын кышлыкка утыртып калдыру.
Кәбестә тозлау өчен уңышлы көннәр. 

Чәчәк түтәле
Оранжереияне, теплицада һәм бүлмәдә үсүче үсемлекләрне кисү өчен уңышсыз көннәр. Чәчәкләрне һәм декоратив культураларны чыршы ботаклары белән каплап кую. 

Җиләк-җимеш бакчасы 
Ай календаре буенча агач һәм куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз көннәр. Начар кышлый торган крыжовник сортларының үзәк өлешенә компост өеп кую. Җимеш агачларын һәм куакларын утырту, күчереп утырту. Агачлардагы коелып бетмәгән яфракларны, җимешләрне төшереп бетерергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100