Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 июльгә һава торышы һәм ай календаре

9 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
9 июльгә һава торышы һәм ай календаре
9 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Иртән һәм көндез боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Иртән һәм көндез 15-20 метр тизлектәге кискен җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15°, көндез +22..+27° градус.

9 июль.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Көз көне куллану өчен шпинат чәчәргә була. Коры ашламалар чәчәргә, туфракны йомшартырга мөмкин. Хуш исле үләннәрне җыеп киптерергә була.

Чәчәк түтәле
Коры ашламалар чәчәргә, туфракны йомшартырга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләргә һәм күчереп утыртырга була. Дару үләннәрен, бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышлы чор түгел. Җимеш бирә торган агач һәм куакларның яшел чыбыкчаларын тамырландыру өчен утыртырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100