Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7-8 июльгә һава торышы һәм ай календаре

7-8 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
7-8 июльгә һава торышы һәм ай календаре
7 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Иртән һәм көндез яшенле яңгыр булачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15º, көндез  +18..+23º градус.

8 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез күпчелек районнарда көчле яңгыр явачак, яшен булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектәге җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрнга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13º, көндез +19..+24º градус.

7 июль.
Үсүче ай. Ай кыз йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Тирән итмичә генә туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау. Җыелган уңышны шундук эшкәртергә кирәк.

Чәчәк түтәле
Тирән итмичә генә туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау. Икееллык чәчәкләр һәм декторатив үсемлекләр утыртырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Тирән итмичә генә туфракны йомшарту. Җыелган уңышны шундук эшкәртергә кирәк.

8 июль.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Көз көне куллану өчен шпинат чәчәргә була. Коры ашламалар чәчәргә, туфракны йомшартырга мөмкин. Хуш исле үләннәрне җыеп киптерергә була. 

Чәчәк түтәле
Коры ашламалар чәчәргә, туфракны йомшартырга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләргә һәм күчереп утыртырга була. Дару үләннәрен, бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышлы чор түгел. Җимеш бирә торган агач һәм куакларның яшел чыбыкчаларын тамырландыру өчен утыртырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100