Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

6-7 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

6-7 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
6-7 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
6 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11º, көндез +13..+18º градус.

7 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Көндез җил тизлеге 16 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12º, көндез +13..+18º градус.


6 октябрь.
Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Кышлыкка яшелчәләр утыртып калдырырга була. Кышны начар чыга торган күпьеллык үсемлекләрне капларга кирәк. Кәбестә тозлау өчен уңышлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Кышны начар чыга торган күпьеллык үсемлекләрне каплап куярга кирәк. Салкынга чыдам берьеллык чәчәкләрне кышлыкка утыртып калдырырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирә торган агач-куакларның кәүсәләрен агартырга кирәк.

7 октябрь.
Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлек утырту, сугару, ашлама кертү өчен уңай вакыт түгел. Бакча җиләгенең өстен каплап куярга кирәк. Үсемлек калдыкларын чистартыга була.  

Чәчәк түтәле
Утырту, сугару һәм ашлама кертү өчен уңай көннәр түгел. Күпьеллык чәчәкләрнең өстен каплап куярга кирәк. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Бакча эшләре өчен уңай көннәр түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100