Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

31 марта һава торышы һәм ай календаре

31 марта һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
31 марта һава торышы һәм ай календаре
31 мартта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез яңгыр явачак. Җил көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә 15-20 метрга җитүче көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +4..+9˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 

31 март.
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү.

Чәчәк түтәле
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Утырту өчен бик уңышсыз чор. Агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү. Крыжовник һәм карлыган куакларына кайнар су бөркергә кирәк (65 градуска кадәр).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100