Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
3 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
3 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда кар, юеш кар һәм карлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..+2, аязган вакытта -7, көндез +2..+7 градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 


3 апрель.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү.

Чәчәк түтәле
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Утырту өчен бик уңышсыз чор. Агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү. Крыжовник һәм карлыган куакларына кайнар су бөркергә кирәк (65 градуска кадәр).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100