Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28-29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

28-29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28-29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
28 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы  +5..+10˚,  көндез көньяк районнарда +14˚ градус.

29 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр явачак. Төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +3..+8˚ градус.

28 апрель.
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Орлыклар чәчү һәм утырту өчен бик уңышсыз чор. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы матдәләр сиптерергә һәм органик ашламалар кертергә кирәк.

Чәчәк түтәле
Орлыклар чәчү һәм утырту өчен бик уңышсыз чор. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы матдәләр сиптерергә һәм органик ашламалар кертергә кирәк.
Бөреләре бүрткәнче декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Орлыклар чәчү һәм утырту өчен бик уңышсыз чор. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы матдәләр сиптерергә һәм органик ашламалар кертергә кирәк.
Бөреләре бүрткәнче агач һәм куакларга форма биреп кисәргә була.

29 апрель.
Кимүче ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Үсемлекләрне сугару, ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Кишер, редис, чөгендер орлыгы чәчү өчен уңай чор. Сөенчек үстерү өчен кара суган чәчәргә була. Туфракны йомшарту. 

Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне сугару, ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Суганчалы бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләрне сугару, ашламалар кертү өчен уңай вакыт. Туфракны йомшарту. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100