Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24-25 мартка һава торышы һәм ай календаре

24-25 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
24-25 мартка һава торышы һәм ай календаре
24 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, юеш кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..+5˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 

25 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар явачак. Иртән һәм көндез урыны белән буран булачак. Төнлә көньяктан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5˚; көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык. 


24 март.
Кимүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кара суган чәчәү өчен уңышлы чор. Шыттыру өчен бәрәңгеләрне таратып куярга мөмкин. Томат һәм борыч рассадаларын аерып утырту.

Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларын аерып утырту. Рассадаларга үсеш стимуляторлары сибү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Бу вакытта бакчада бернәрсә дә эшләргә ярамый. 

25 март.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны йомшарту, шытымнарны сиркәләү. Рассаданы күчереп утыртырга, ашламалар сибәргә була. 

Чәчәк түтәле
Туфракны йомшарту, шытымнарны сирәкләү. Чәчәк рассадаларын күчереп утыртырга, ашламалар сибәргә була. Лиана чәчәкләрен утырту өчен уңай вакыт. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларга форма биреп кисәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100