Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2-3 июньгә һава торышы һәм ай календаре

2-3 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
2-3 июньгә һава торышы һәм ай календаре
2 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр, кич урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Кич җил тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25, ә көндез 3-8 метр булачак. Төнлә һава температурасы  +11..+16˚; көндез +20..+25˚ градус.

3 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, яшенлы яңгыр, боз явачак. Җил көньяктан исәчәк, юнәлешен көнбатышка үзгәртәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚; көндез +20..+25˚ градус.


2 июнь.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Сугару өчен уңышсыз вакыт. Чүп үләннәре утарга, шытымнарны сирәкләргә була. Томат һәм борычның астагы яфракларын сындырырга кирәк. Кыяр, ташкабак һәм томатларның саргайган яфракларын өзеп алырга була. 

Чәчәк түтәле
Сугару өчен уңышсыз вакыт. Чүп үләннәрен утарга була. Чәчәләр утыртырга, аларны бүлгәләргә һәм ашламалар белән тукландырырга мөмкин. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачларына бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк. Үсеш стимуляторлары сибәргә, ашламалар белән тукландырырга була. Агачларның куе булып торган ботакларын кисәргә кирәк. 

3 июнь.
Яңа ай.

Яшелчә бакчасы
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Хуҗалык эшләрен башкарырга була. 

Чәчәк түтәле
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Хуҗалык эшләрен башкарырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Хуҗалык эшләрен башкарырга була. Җимеш агачларына бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100