1 мартта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак. Урыны белән буран, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
1 март.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассада өчен сельдерей һәм порей суганы орлыкларын утыртырга була. Шытымнарны сирәкләү. Теплицаларны һәм парникларын кардан чистарту.
Чәчәк түтәле
Суганчалы чәчәк орлыкларын утырту. Декоратив үсемлекләрнең ботакларын кисү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларга һәм куакларга форма бирү өчен ботакларын кисү. Кар тизрәк эресен өчен кар өстенә көл сибәргә мөмкин. Виноград чыбыкчаларын тамырландыру өчен суга утыртып кую.