news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Зөлфирә Зарипова

Зөлфирә Зарипова

татар артисткасы
953 елның 15 июнендә Татарстан АССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылында алты балалы гаиләдә туган. Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1974). Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина, Дилүс Касыймов, Нариман Гарифуллин, М. Сәрвәров, Рузия Мотыйгуллина белән бер курста укыган (педагоглары Ильтани Илялова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова).

 1974 елда Камал театрына 3 елга сынау шарты белән алына, шуннан бирле әлеге театрда уйнавын дәвам итә.

Иҗаты

Образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алучы көчле драматик актриса[1]. Театрдагы беренче роле — «Әгәр ташлап китсәң» спектаклендә эпизодик роль була. Җырлы рольләрне оста башкара.

Татарстанның халык артисты (2007), Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге лауреаты (1989)

Уйнаган рольләре
 
Наталья — «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин
Нурсолтан — «Канкай углы Бәхтияр» Туфан Миңнуллин
Полинка — «Солдат хатыны» Н. Анкилов
Гайнавал — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт
Марианна — «Суган суфые» Мольер
Саҗидә — «Ике килен-килендәш» Хәй Вахит
Гөләндәм, Фатыйма — «Талак, талак» Хәй Вахит
Әдилә — «Туй алдыннан» Хәй Вахит
Заһирә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
Мөршидә — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
Зифа — «Зифа» Нәкый Исәнбәт
Миңлекамал — «Миңлекамал» Мирсәй Әмир
Ак бүре — «Ахырзаман» Чыңгыз Айтматов
Гайшә — «Мирас» Гафур Каюмов
Сәхибҗамал — «Җан Баевич» Гаяз Исхакый
Хәмидә — «Бүләк өчен» Галиәсгар Камал
Расиха — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
Мөршидә — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким
Мәрфуга — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким
Люция — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй» Роберт Батулла
Фатыйма — «Талак, талак» Хәй Вахит
Зөләйха — «Яра» Аяз Гыйләҗев, М. Гыйләҗев
Флёра — «Люстра» Илгиз Зәйниев
Мәдинә — «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков
Фаягөл — «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин
Әсма — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
Хаҗия — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
Кабато — «Ханума» спектакле «Ханума» Авксентий Цагарели
Садрикамал — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
Мөслимә — «Мулла» Туфан Миңнуллин
Рузия — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев
Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар