news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Зөлфәт Хәким

Зөлфәт Хәким

Драматург, шагыйрь, прозаик, җырчы, композитор.

1960 елның 11 августында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. Зөлфәт Хәким (Хәкимханов) 1986 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

90 нчы еллар башында Казанның мәдәният, әдәбият дөньясына ул дулкындай ургылып килеп керде. Башта аны без сәхнәдә матур кыяфәтле җырчы, музыкант итеп күрдек. Зөлфәттәге талант киң колачлы булып чыкты. Бүген инде ул - татар драматургиясендә танылган, әйдәп баручы көчле автор. Г. Камал исемендәге театрда 3. Хәкимнең дистәдән артык әсәре куелды. Алар арасында драма, комедия, сатира, водевиль дә бар: «Кишер басуы», «Күрәзәче», «Чапты атым Казанга», «Килә ява, килә ява» һ.б.

2004 елда Ф.Бикчәнтәев куйган «Телсез күке» театраль романының язмышы бигрәк тә бәхетле булды. Бу спектакль илебезнең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Алматыда, Лондонда, Хельсинкида зур уңыш казанды. 2009 елда «Телсез күке» спектакленең иҗат төркеме - автор 3.Хәким, артист Р.Төхфәтуллин, рәссам С.Скоморохов, композитор Р.Хәсәнев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар