Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Зиннәтулла Билалетдинов

Зиннәтулла Билалетдинов

хоккейчы һәм тренер
Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. Әти-әнисе Нижгар өлкәсенең, Сергач районындагы татар авылы Пецәдән. Зиннәтулла авылларына җәйләрен кайтып йөри, биредәге яшьләр арасында спорт бәйгеләрендә башлап йөри.

3.Билалетдинов хоккей өлкәсендә тәүге адымнарын Мәскәүнең «Динамо» командасында ясый. 1973-1988 елларда бу команданың сакчысы була.

Зиннәтулла Билалетдинов — алты тапкыр дөнья чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1986), сигез тапкыр Европа чемпионы (1978, 1979, 1981-1983, 1985-1987), 1980 елда үткәрелгән Олимпия уеннарының көмеш призеры, 1981 елда Канада кубогы иясе, 1984 елда үткәрелгән Олимпия уеннары чемпионы, 1985 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 1987 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры.

3.Билалетдинов СССР җыелма командасы составында 253 матчта катнаша, 21 шайба кертә. Дөнья чемпионатлары һәм кышкы Олимпия уеннары турнирларының 77 матчында уйный, 8 гол кертә. Канада кубогы турнирларының 18 матчында катнаша.

Зиннәтулла Билалетдинов илебез хоккее тарихында иң яхшы сакчыларның берсе булып таныла. Ул —СССРның атказанган спорт остасы (1978).

Тренерлык эшчәнлеге
Тренерлык эшчәнлеген 1988 елда Мәскәүнең «Динамо» хоккей командасында Юрий Иванович Моисеев ярдәмчеләренең берсе булып башлап җибәрә. 1988-1992 елларда ул әлеге команданың тренеры була.

3.Билалетдинов — МХЛда (Милли хоккей лигасы) эшләп алган беренче Русия тренерларының берсе. «Виннипег Джетс» (Виннипег, Канада), «Финикс Койотс» (Финикс, АКШ), «Чикаго Блэк Хоукс» (Чикаго, АКШ) командалары аның җитәкчелегендә шөгыльләнә.

1997-2000, 2002-2004 елларда 3.Билалетдинов — «Динамо» хоккей командасының (Мәскәү) баш тренеры. 1999-2000 еллар сезонында аның җитәкчелегендәге «Динамо» командасы ил чемпионатының алтын медальләрен яулый. Шулай ук бу елларда «Динамо» Русия чемпионатының көмеш призеры (1999), ике тапкыр Евролиганың көмеш призеры була (1998, 1999).

1998 һәм 2002 елларда үткәрелгән Олимпия уеннарында 3.Билалетдинов Русия җыелма командасының тренерлары составына керә.

2001-2002 елларда ул — «Лугано» хоккей (Лугано, Швейцария) командасының баш тренеры.

2004 елның маеннан 2005 елның мартына кадәр Билалетдинов хоккей буенча Русия җыелма командасының баш тренеры була.

Дөнья кубогы-2004, РОСНО кубогы-2004 тә җыелма команданы җитәкли.

2004 елның 30 сентябреннән исә ул — «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры.

2011-2014 елдан — Русия җыелма командасының баш тренеры. 2012 елда Билалетдинов җитәкчелегендә Русия командасы Дөнья чемпионы исемен яулый.

2014 елның 5 мартыннан — «Ак Барс»та вице-президент һәм генераль менеджер. 13 июльдән — «Ак Барс»ның баш тренеры.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100