news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Зилә Вәлиева

Зилә Вәлиева

Дәүләт эшлеклесе, "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры
Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970-1980 еллар – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында мөхбир, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980-1982 еллар – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты мөхбире. 1982-1990 еллар – Казан шәһәре "Советская Татария" газетында мөхбир, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре "Известия Татарстана" газетында сәясәт бүлеге редакторы.

1992-1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары. 1995-1999 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары. 1999 елның сентябрь ае – 2001 елның апрель ае – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры. 2001 елның май ае һәм 2005 елның апрель ае – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.

2011 март - 2012 май - Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары.

2012 елның 17 маеннан  "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы диреторы вазифасын башкара. 

«Фидакарь хезмәте өчен» һәм "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре (2005 ел) белән бүләкләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар