Язманы тыңлагыз
Зилә Сөнгатуллина
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор.
1949 елның 30 июлендә Башкортстан республикасы Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туган
1983 елдан Казан дәүләт консерваториясендә соло җырын укыта. 1998 елдан профессор исемен ала, шул ук елдан кафедра мөдире була.
1973 елдан Зилә Сөнгатуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы. Ул кырыктан артык рус, татар, чит ил композиторларның операларында төп рольләрне башкарды.
1980 елда Татарстан республикасының халык артисты исеменә лаек була.
1984 елда опера җырчысы Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — "Кара йөзләр" операсында Галимә партиясен башкарганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияселауреаты була.
1995 елда Зилә Сөнгатуллина Русия Федерациясенең халык артисты исемен ала.
Зилә Сөнгатуллина күп тапкыр бәйгеләрдә жюри буларак катнаша. Ул Глинка исемендәге Русиякүләм конкурста, Рөстәм Яхин исемендәге халыкара җырчылар конкурсында, “Йолдызлык” бәйгесендә жюри булды, Салих Сәйдәшев исемендәге региональ җырчылар конкурсында һәм Илһам Шакиров исемендәге халыкара татар җыры башкаручылары бәйгесендә җюри рәисе булганы бар.