news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Зәйтүн Яркәев

Зәйтүн Яркәев

театр артисты, телевидение режиссеры, алып баручы
Зәйтүн Ләбип улы Яркәев 1955 елның 13 июнендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. Артист булу хыялы белән яшәп, ун сыйныф тәмамлаганнан соң, Зәйтүн Ләбиб улы Казан театр училищесына укырга керә. 1973 елдан башлап 1975 елга кадәр ул Германиядә, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Кораллы Көчләрдән демобилизацияләнгәннән соң, Зәйтүн Ләбиб улы училищеда укуын дәвам итә һәм аны тәмамлаганнан соң, Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә урнаша. 1987 елдан 1991 елга кадәр ул яңа театрны оештыруда катнаша, аның базасында хәзерге вакытта Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры эшли. Соңгы егерме ел дәвамында Зәйтүн Ләбиб улы – “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә режиссер. Ул театрда һәм телевидениедә сиксәннән артык роль уйнаган. Шуларның берсе – “Күчтәнәч” балалар программасында бабай роле. 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар