news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Хәния Фәрхи

Хәния Фәрхи

җырчы
1960 елның 30 маенда Башкортстан республикасы Тәтешле районы Үрге Сәләй авылында туган. Күрше Бәдрәш авылындагы мәктәптә укый.

Мәктәптән соң текстиль училищесында, соңрак текстиль институтында инженер технолог булырга укый. 4 ел театрда эшли. Мәскәүдәге Ипполитов-Иванов исемендәге музыка институтында белем ала.

Казанда театр училищесында укый. Тинчурин театрында эшли. Аннары Мәскәүгә китә. Соңрак филармониядә укый, укыганда композитор Рифкат Сәйфетдинов оештырган “Бәйрәм” ансамблендә җырлый башлый.

Мактаулы исемнәре: Татарстанның халык артисты (2000), Башкортстанның халык артисты

Хәния Фәрхинең гаилә хәле:

Ире Габделхәй Биктаһиров, кызлары Алия (кияүдә), Алсу (кияүдә), оныклары Әминә, Ясминә, Рамазан

Хәния Фәрхинең җырлары:
“Әлдермешкә кайтам әле”, “Кышкы чия”, “Үпкәләсәң әйдә үпкәлә”, “Ышан бары йөрәк авазына” , “Гомерләрне үлмәс җыр итик”, “Мәңгелек ярым син”, “Кунак егет”, “Балам”, “Баламның балалары”, “Зәңгәр чәчәк”, “Аңлыйсыңмы?”, “Утыр әле әнкәй яннарыма”, “Онытылр димә”, “Соңгы сөю”, “Авыл киче”, “Хәбәр сал җилләргә”, “Син дөньяда яши дисәләр”, “Сахраларга чыксаң”, “Балаларга фатиха” , “Гомерләр зая узмасын”, “Казан кичләре”, “Соңгы тукталышта”, “Казансу”, “Әйләнеп кайттым яңадан”, “Әрәмәдә карама”, “Туган як”, “Элмәлек”, “Тиңнәр кирәк яшәргә”, “Гомер көзем”, “Питрәч”, “Мәңгелек ярым син”, “Сагынырсың әле”, “Утлы чәчәк”, “Соңгы ялкын”, “Бәхетем син минем”, “Сары төнбоек”.

15 Алтын Барс премиясе лауреаты

Казанның Бауман урамында “Йолдызлар аллеясында” исемле йолдызы урын алган.

2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар