news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Хәлимә Искәндәрова

Хәлимә Искәндәрова

татар артисткасы
940 елның 19 маенда Ташкәнт шәһәрендә туа. Балачагы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә уза. Әнисе Уфа татары, әтисе Казан татары, әбисе Пенза мишәре. Әтисе Шакир Искәндәров Бөек Ватан сугышында катнаша, 1942 елда Смоленск өлкәсендә һәлак була.

1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.

Хезмәт юлы

1958 елда, Фрунзе балалар театр студиясен тәмамлагач, Пржевальск (1992 елдан Каракол) шәһәренең рус театрында эшли башлый.
1960-1963 елларда Тула өлкә рус драма театрында, Мәскәү өлкәсе Новомосковск драма театрында эшли.
1963 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный. Анда беренче уйнаган роле — «Бергә – гомергә» дигән спектакльдә Миләүшә роле[4].
Иҗаты
Чит ил, рус, татар милли классикасы әсәрләрендәге характерлы рольләрне башкара.
Театрда беренче көннәреннән үк Фатыйма Ильская, Габдулла Шамуков, Фирдәвес Әхтәмова, Наилә Гәрәеваның ярдәмен тоя.
1980 еллар башыннан телевизион һәм нәфис фильмнарда уйный башлый.
Татарча мультфильмнарда рольләрнең тавышларын яздыра
V халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, XXXII Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Перспективы» программасында катнашкан «Бибинур» фильмында режиссер Юрий Фетинг Эра Җиһаншина уйнарга тиешле рольне Х. Искәндәровага бирә.

Уйнаган рольләре

Камал театрында
Диләрә — «Карлыгач канат кага» Хәй Вахит
Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» (Чти отца своего) Виктор Лаврентьев
Нинучча — «Бәйрәм кичендә» (Рождество в доме Купьелло) Эдуардо де Филиппо
Ирина — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Алексей Островский
Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) Алексей Островский
Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (Светит да не греет) Алексей Островский
Розина — «Фигароның өйләнүе» (Женитьба Фигаро) Пьер Бомарше
Ниса — «Җүләр кыз» Лопе де Вега
Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» Аяз Гыйләҗев
Элеонора — «Хатыннар гайбәте» (Бабьи сплетни) Клод Гольдони
Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Лето в городе) Анар Рзаев
Майшәкәр — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
Хуҗабикә — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
Акулина — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький
Өченче карчык — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
Ана (Тәңкәбикә) — «Мин ана» (Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча моноспектакль

Татарстанның атказанган артисты (1992).
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар